В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларга өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Юлларга өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары чыгачак, патрульлек итү кешеләр күпләп җыела торган урыннарда – сәүдә үзәкләрендә, ял һәм күңел ачу урыннарында үткәреләчәк, анда транспорт тоткарлыклары һәм авария ситуацияләре барлыкка килергә мөмкин.
Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, идарә итү хокукы булмау һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгу кебек авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтенә китерә торган хокук бозуларны туктатуга аерым басым ясалачак.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да хокук бозуларга битараф калмаска һәм мондый машина йөртүчеләр турында полициягә үз вакытында хәбәр итәргә яки мәгълүматны республика муниципаль берәмлекләре телеграм-каналларына җибәрергә чакыралар.
Шулай ук аерым контрольдә – балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү. Балаларны җиңел машинада 12 яшькә кадәр алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта баланың авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган балалар утыргычында гына йөртергә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобиль һәм 12 яшькә кадәрге арткы утыргычларда йөрткәндә тотып тора торган җайланма кулланырга киңәш итә.
Моннан тыш, балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртү контрольдә тотылачак. Транспорт чаралары закон таләпләренә туры килергә тиеш, балаларны төнлә (23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр), шулай ук юл-метеорология шартлары начарланганда йөртү рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.