Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2021, 13:01

Идел буе физкультура академиясендә яшь спортчыларның билгеле бер спорт төрләренә һәвәслеген өйрәнәчәкләр

Шушы көннәрдә беренче булып диагностиканы «Тасма» спорт мәктәбе дзюдочылары үтте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Алена Мирошниченко). Яшь спортчылар өчен билгеле бер спорт төрләре белән шөгыльләнүгә һәвәслелекне диагностикалау программасы эшләнде. 2020 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-диагностика үзәге белән тиешле килешүгә ирешелде. Шушы көннәрдә беренче булып диагностиканы «Тасма» спорт мәктәбе дзюдочылары үтте. Бу хакта йомгаклау отчетында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

2020 елда Казан спортчылары халыкара стартларда 23 медаль һәм Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә 89 медаль яулады. Иң төп казанышларның берсе ирекле көрәш буенча Дөнья кубогында Светлана Липатованың җиңүе булды, бу аңа Олимпия уеннарына сайланырга мөмкинлек бирде, дип ассызыклады спорт комитеты рәисе. Олимпиадада катнашуга кандидат булып тагын 11 Казан спортчысы тора.

А. Салихов билгеләп үткәнчә, спорт резервын әзерләү системасында эшнең төп юнәлеше – системаны федераль стандартларга китерү кысаларында спорт мәктәпләре һәм спорт объектлары эшчәнлеген үзгәртеп кору программасы. Элек Казанда 29 муниципаль спорт мәктәбе эшли иде, алар белән 45 спорт төре буенча 17,8 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Үзгәртеп корганнан соң шәһәрдә 8 физкультура-спорт берләшмәсе һәм 32 спорт мәктәбе эшләячәк, аларның күбесе махсуслаштырылган булачак. Бүгенге көнгә 3 физкультура-спорт берләшмәсе – «Тасма», «Ак буре» һәм «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәләре төзелде инде. Башкалар буенча эш дәвам итә.

«Югары казанышлар спортын үстерү кысаларында нәтиҗәле эш алып барыла, дип билгеләп үтәргә кирәк. Узган елда Казанда «Мотор» спорт мәктәбендә кыяга менү буенча яңа секцияләр ачылды. 2021 елда пляж волейболы һәм баскетбол буенча секцияләр ачу планлаштырыла», – дип өстәде спикер.

Барлык яңалыклар