В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез температура минус 12-14 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). 31 гыйнвар көнне Казанда урыны белән бераз кар һәм кыска вакытлы буран булачак. Төнлә минус 14-16 градус булачак, көндез – минус 12-14 градус.
Тәүлек дәвамында аязучан болытлы һава булачак. Көньяк-кынчыгыштан уртача җил көтелә. Юлларда – бозлавык.
Татарстан буенча салкынрак булачак. Төнлә – минус 13-18 градус, аяз вакытларда – минус 21 грудуска кадәр, көндез минус 11-16 градус булачак. Урыны белән буран булачак, күрү мөмкинлеге 1-2 км-га кадәр начарланырга мөмкин. 15-18 м/с тизлек белән исүче көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.