Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2021, 10:37

Ноябрь аеның соңгы көнендә Казанның җәмәгать транспортында пассажирларда QR-кодлар булуга 508 тикшерү узды

Хокук бозучылар аеруча автобусларда күп.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). 30-нчы ноябрь көнне Казанның җәмәгать транспортында вакцинацияләнгәнне яки коронавирус белән авырганны раслый торган QR-кодлары булмаган 56 пассажир ачыкланган. Шул ук сәбәп белән метро, автобус, трамвай һәм троллейбусларга 45 кеше кертелмәгән. Шул рәвешле, җәмәгать транспортыннан 101 кеше файдалана алмаган – бу сишәмбе көнне шәһәрдә гомуми пассажирлар агымының 0,02%-ы.

Транспорт чаралары кичә 508 тапкыр тикшерелгән. Мәсәлән, автобусларда QR-коды булмаган 38 пассажир ачыкланган, транспортка 36 кеше кертелмәгән. Троллейбуслар, трамвайлар һәм метро белән QR-кодсыз 18 кеше файдаланырга теләгән, 9 кеше электр транспортына кертелмәгән.

Шулай ук Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар дәвам итә. 1-нче ноябрьдән 30-нчы ноябрьгә кадәр Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре  184 контроль ноктада 8638 җәмәгать транспорты берәмлеген тикшергән. Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода  шәхси саклану чараларыннан башка 11 мең 366 пассажир ачыкланган. 11 мең 217 кеше кисәтүләрдән соң битлек киде, ә 149 кеше салоннан төшеп калды, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетында.

Барлык яңалыклар