В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр паркларында һәм скверларында күңел ачу программасы дәвам итә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Казан җәмәгать урыннарында бәйрәмчә яңа ел марафоны дәвам итә. Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары Яңа ел тамашасын карый, чаңгы марафонында катнаша һәм тимераякта шуарга өйрәнә алачак.
11:00 сәгатьтә Гаврилов урамы буенча булачак парк территориясендә чаңгы турниры узачак. Шул ук вакытта «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча балалар өчен мастер-класслар узачак.
16:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында теләге булганнарны яңа ел тамашасына көтеп калалар.
Ә 18:00 сәгатьтә Казан халкы һәм кунаклары «Черек күл» паркындагы шугалакта узачак кичәдә ял итә алачак.
Исегезгә төшерәбез, төп кышкы бәйрәм турындагы төп сорауларга җавапларны материалда табарга мөмкин. Яңа ел каникулларында узачак чаралар афишасы KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.