В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшен көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 31-нче майда Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, ә көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен булачак. Җил көнбатыштан талгын, яшен вакытында тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Һава температурасы төнлә 16-18 градус, көндез - 28-30 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булачак. Төнлә һава температурасы 13-18 градус, көндез 27-дән 32 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.