Анда спорт юнәлешендәге 10 секция булдырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алинә Бережная). Август ахырында Казанның Киров районы Юдино бистәсендә яңа яшьләр үзәге сафка басачак. Анда спорт юнәлешендәге 10 секция булдырылачак. Моннан тыш, биредә шәһәрнең бер генә яшүсмерләр клубында да аналоглары булмаган ниндзь-трасса һәм скалодром төзиячәкләр. Төзекләндерү эшләренең барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Яңа яшьләр үзәге урнашачак Революция урамы, 29 адресы буенча урнашкан ике катлы бина 1993 елда төзелә. Башта биредә пешерү цехы була, узган гасырның 90-нчы еллар ахырыннан бина буш торган.
Бинада төзекләндерү эшләре агымдагы елның мартында башланган. Проект ясаучылар һәм архитекторлар алдында аерым бурыч торган - 1700 квадрат метр мәйданлы бинадан спорт юнәлешендәге уникаль яшьләр үзәге булдыру, шул ук вакытта бинаның дизайны һәм планировкасын концепциягә тулысынча туры китерү. Казан Мэрына Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, Казанда мондый мәйданчыклы үзәкләр һәм концепция әле булмаган. «Бу яшьләр үзәге балаларның һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле тормыш күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдереләчәк. Ул яшьләр аралашу өчен ачык мәйданчык, тау туризмы һәм альпинизм үзәге булачак», - дип сөйләде А.Фәизов. Ул шулай ук яшьләр өчен биредә тау туризмы, кыяга менү, велотриал, воркаут һәм кроссфит, бокс, дзюдо, хореография, брейк-данс кебек секцияләр эшләячәк, дип өстәде.
Барлыгы үзәктә елына 100-дән артык тематик чара, 3 мең вакыйга, 100 ярыш һәм спорт проектлары оештыру планлаштырыла. Үзәккә даими нигездә йөрүчеләрнең саны ай саен 14 яшьтән 40 яшькә кадәрге 350 кеше булачак.
Үзәк бинасында тау туризмы, бокс, тир өчен зоналар, бию белән шөгыльләнү өчен универсаль зал, чаралар үткәрү өчен зал, коворкинг оештырылачак. Төп үзенчәлеге - скалодром һәм ниндзя-трасса белән шөгыльләнү өчен бина. «Элек бездә мондый идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге юк иде. Яшьләр безнең эшебезгә бәя бирер һәм бу юнәлешләрне шатланып кулланып карарбыз дип өметләнәбез», - диде А.Фәизов.
Казан Мэры, мондый идеяләрне гамәлгә ашыру өчен, балаларны мавыктыра алырлык зур эш стажы булган тәҗрибәле белгечләр кирәк, дип ассызыклады. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бу экстремаль юнәлешләр куркынычсызлык техникасы нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Хәзерге вакытта бинаны төзекләндерү 85%-ка үтәлгән - демонтаж эшләре, түбә, канализация, инженерлык эшләре тәмамланган. Эшчеләр бизәкләү һәм маляр эшләренә керештеләр, дип сөйләде «Стройпрогресс» ҖЧҖ подрядчы компаниясе генераль директоры Альфред Хәйруллин. Ул ассызыклаганча, проектта дизайнерлык эшенә зур игътибар бирелгән, аерым алганда, яктырткычлар әлеге объектка махсус әзерләнгән. Алар видеоприставка джойстикларыннан төймәләр булып тора. Моннан тыш, барлык җиһаз эргономик булачак. Балаларга уңайлы булсын өчен идәндә ламинат урынына полимер өслек түшәләчәк - ул эластик һәм йомшаграк.
Бина эчендәге эшләр белән параллель рәвештә территорияне төзекләндерү эшләре дә алып барыла, аерым алганда, юл төзекләндерелгән, өстәмә тротуарлар эшләнгән, яктыртуның яңа нокталары, эскәмияләр урнаштырылган.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Юдино бистәсендә җитди инфраструктура үзгәрешләре бара, торак фондына һәм социаль объектларга капиталь төзекләндерү ясала. «Юдино бистәсе халкы белән без әлеге башлаган үзгәрешләргә шатланабыз. Җиңүнең 75 еллыгына без Дан монументын төгәлләдек, ТАССРның 100 еллыгы алдыннан - торак фонды, ишегаллары, квартал эчендәге юллар төзекләндерелде. ТАССРның 100 еллыгы алдыннан шулай ук тимер юлчылар мәдәният йортын төзекләндерү тәмамланып килә. Бу чын мәдәният сарае булачак, анда өлкәннәр дә, яшь буын да шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, «Локомотив» стадионы икенче тапкыр туа дисәң дә була - физкультура-савыктыру комплексы, футбол кыры төзелешен тәмамланды, трибуна ремонтына күчәбез. Иң мөһиме, бистә халкына үзәккә йөрергә туры килмәячәк, монда дәресләр өчен барлык шартлар да булачак», - дип ассызыклады И.Метшин. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда 38 яшүсмерләр клубы төзекләндерелгән инде, быел тагын 7-се яңартылачак. «Юдино үзәгендә бу яшүсмерләр клубы балалар һәм аларның ата-аналары өчен үз талантларын тормышка ашыра алачак урын булачак. Юдинлылар моңа лаек, биредә искиткеч кешеләр, хезмәт сөючән, бөек тарихлы халык яши, бу бистә тарихында яңа сәхифә булсын иде», - диде И.Метшин.
Яңа үзәкнең исеме әлегә юк. Исем вариантлары арасында «Вертикаль», «Юлдаш», «Биек», «Югары», «Нокта» исемнәре бар. Мэр билгеләп үткәнчә, үзәк исемендә Юдино бистәсенә мәгънә бәйлелеге булырга тиеш. Казанда үзәккә җитәкче вазыйфасына ачык конкурс игълан ителүен дә билгеләп үтәбез. Ул ике этапта - читтән торып (17-нче июльдән 30-нчы июльгә кадәр) һәм дәгъва кылучы катнашындагы этаптан (3-нче августтан 10-нчы августка кадәр) узачак.
Киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та катнашты.