Бу яңа суүткәргеч участогын салу эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). 15-нче октябрьдә Юдино бистәсендә яшәүчеләр вакытлыча сусыз калачак. Бу яңа суүткәргеч участогын салу эшләре белән бәйле.
Шулай итеп, 15-нче октябрь 9:00 сәгатьтән 16-нчы октябрь 9:00 сәгатькә кадәр су белән тәэмин итүне туктатып тору 149 күпфатирлы йортка, 1 мең 556 шәхси торак төзелеше объектына, 4 мәктәп, 9 балалар бакчасы, 5 котельныйга һәм 31 административ бинага кагылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.