Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2018, 17:23

Вознесенское бистәсендә педиатр һәм гомуми практика табибы бүлмәләре ачылды

Казанның яңа медицина пункты 2209 бала һәм 5123 олы кешене кабул итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Совет районының Вознесенское бистәсендә процедуралар һәм кабул итү бүлмәләреннән торган педиатр һәм гомуми практика табибы бүлмәләре ачылды. Табиблар амбулаториенды участок табиблары, педиатрлар һәм терапевтлар беренче медик-санитар ярдәм күрсәтәчәк. Яңа медицина пункты 2209 бала һәм 5123 олы кешене кабул итәчәк.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Дәүләт Думасы депутаты Мурад Гадыльшин, РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров һәм РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашты.

“Вознесенское” мәдәният йортында тәрбияләнүчеләр кунакларны концерт программвсы белән каршы алдылар. Бистәдә яшәүчеләрне беренче булып Ләйлә Фазлыева котлады.

РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова дәвалау бинасы төзелергә булышлык итүчеләргә рәхмәтен белдерде: “Бина безнең татарстан төзүчеләре тарафыннан иң яхшы материаллардан төзелгән. Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка әйтәсем килә”.

РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев та үз сүзләрен ирештерде: “Бистәдә яшәүчеләрдән дәвалау учреждениесе кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр кабул ителеп торды. Тәкъдимне Казан Мэры Илсур Метшин һәм Казан шәһәр Думасы хуплады. Бүгенге көндә халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү бик мөһим”.

2209 бала теркәлгән педиатр бүлмәсе “Азино” балалар сырхауханәсенә карый. Бистәдә яшәүчеләр анда 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар