Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2024, 13:59

Салмачыда «Безнең ишегалды» программасы буенча балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк, спорт җиһазлары урнаштырылачак һәм юл ремонтланачак

Дүрт ел эчендә Вахитов һәм Идел буе районнарында 447 йорт яны территориясе яңартылган

Фото: Марат Мөгыйнов

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 77 территория яңартылачак. Салмачы бистәсендә яшәүчеләрне дә сөенечле хәбәр көтә: Мир урамында урнашкан 8 нче йорт янындагы участокны төзекләндерү планлаштырыла. Ишегалдында яктырткычлар тоташтырылачак, балалар мәйданчыгы һәм тренажерлар зонасы булдырылачак, юл ремонтланачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.

«Безнең ишегалды» программасы буенча дүрт ел эчендә районнарда күпфатирлы 447 торак йорт территориясе яңартылган, ә бу 81 меңнән артык кеше өчен уңайлы шартлар тудырылган дигән сүз. 2023 елда ремонт эшләре 76 участокта башкарылган, анда 47 балалар һәм 25 спорт мәйданчыгы булдырылган.

Ишегалларын яңарту күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы белән тәңгәл килә. Әйтик, быел Н.Назарбаев урамындагы 35 нче йортның фасады яңартылачак, шул ук вакытта янәшәдәге территория дә төзекләндереләчәк.

Гомумән алганда, 2024 елда күпфатирлы 37 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. «Программа гамәлдә булган вакыт эчендә торак фондының 47% ында – 814 йортта нинди дә булса эшләр башкарылган. Шуларның 41 е, шул исәптән өч мәдәни мирас объекты, 2023 елда төзекләндерелде. Карл Маркс урамындагы 23 нче йортта эшләр быел тәмамланачак», – дип хәбәр итте Альберт Салихов.

Быел барлыгы 32 мәдәни мирас объектын ремонтлау планлаштырыла. Мәсәлән, Бауман урамындагы Щетинкин йортында аварияне кисәтү буенча эшләр башланган, ремонттан соң бинада кунакханә ачылачак. Кави Нәҗми урамы да үзгәрә, биредә Свешников йорты төзекләндерелә. Профсоюз урамындагы элеккеге Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы территориясендә шулай ук реконструкция алып барыла.

Юлия Летникова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 19.02.2024
Видеорепортаж
19.02.2024 13:31
Вахитов һәм Идел буе районнарында 31 фасад ремонтланачак
Барлык яңалыклар