В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүрт ел эчендә Вахитов һәм Идел буе районнарында 447 йорт яны территориясе яңартылган
Фото: Марат Мөгыйнов
«Безнең ишегалды» программасы буенча дүрт ел эчендә районнарда күпфатирлы 447 торак йорт территориясе яңартылган, ә бу 81 меңнән артык кеше өчен уңайлы шартлар тудырылган дигән сүз. 2023 елда ремонт эшләре 76 участокта башкарылган, анда 47 балалар һәм 25 спорт мәйданчыгы булдырылган.
Ишегалларын яңарту күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы белән тәңгәл килә. Әйтик, быел Н.Назарбаев урамындагы 35 нче йортның фасады яңартылачак, шул ук вакытта янәшәдәге территория дә төзекләндереләчәк.
Гомумән алганда, 2024 елда күпфатирлы 37 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. «Программа гамәлдә булган вакыт эчендә торак фондының 47% ында – 814 йортта нинди дә булса эшләр башкарылган. Шуларның 41 е, шул исәптән өч мәдәни мирас объекты, 2023 елда төзекләндерелде. Карл Маркс урамындагы 23 нче йортта эшләр быел тәмамланачак», – дип хәбәр итте Альберт Салихов.
Быел барлыгы 32 мәдәни мирас объектын ремонтлау планлаштырыла. Мәсәлән, Бауман урамындагы Щетинкин йортында аварияне кисәтү буенча эшләр башланган, ремонттан соң бинада кунакханә ачылачак. Кави Нәҗми урамы да үзгәрә, биредә Свешников йорты төзекләндерелә. Профсоюз урамындагы элеккеге Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы территориясендә шулай ук реконструкция алып барыла.
Юлия Летникова