В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләрне ноябрь уртасына тәмамларга планлаштыралар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). Казанның Салмачы поселогында күптән көтелгән Центральная урамын ремонтлау башланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Гомуми озынлыгы 3,5 км булган урамда югары тыгызлыктагы асфальт-бетон өслек җәеләчәк. Моннан тыш, 2 км озынлыктагы юл участогында юл йөрү өлешен 8 метрга кадәр киңәйтәчәкләр. Юл хезмәтләре «кесә»ләр белән 14 тукталыш павильоны, чакырту җайланмалары булган ике светофор урнаштырачак. Урамның буеннан буена җәяүлеләр өчен тротуар салыначак.
Шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, юллардагы бөкеләрне киметү өчен, ремонт кичен яки иртән иртүк үткәреләчәк.
Ремонт эшләрен ноябрь уртасына тәмамларга планлаштыралар, дип ачыклык керттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.