Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.07.2021, 10:04

Отар бистәсендә этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү узачак

Мобиль пункт торак массивка шимбә көнне, 10-ны июльдә киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Иртәгә, 10-нчы июль көнне, Казанның Идел буе районы Отар бистәсендә этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү узачак. Белгечләр хайваннарга ветеринария хезмәтләренең тулы комплексын күрсәтәчәк. Моннан тыш, дүрт аяклыларга ветеринария паспорты бирәчәкләр, ә хуҗасының теләге һәм сайлавы буенча йә чип кертәчәкләр, йә колагына тамга асачаклар. Мобиль пункт Мәдәният йорты янында урнашачак (Калинин урамы, 60а).

Киләсе атнада, 17-нче июль көнне, мобиль пункт эшен Идел буе районының Салмачы бистәсендә дәвам итәчәк, 24-нче июль көнне ул Авиатөзелеш районының Северная бистәсенә, 31-нче июльдә Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7-нче августта Совет районының Константиновка бистәсенә барачак. Түләүсез хезмәтләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, мобиль пункт шәһәр бистәләрендә Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча эшли башлады. Белгечләрнең беренче чыгышы узган шимбәдә, 3-нче июль көнне, Совет районының Вознесение бистәсендә узды. Мобиль пункт эшләгән вакытта 15 эткә котыру авыруына каршы вакцина ясалган, 4 хайван стерильләштерелгән.

Шул ук вакытта «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин этләрне ветеринария хастаханәләренә чыгарырга әзер булуы турында сөйләде, анда аларга кирәкле хезмәтләр күрсәтеләчәк һәм хуҗаларга кире кайтарылачак. Казанда яшәүчеләр үз этләрен вакцинацияләүгә һәм стерильләштерүгә яздыра ала. Шәхси гаризаны +7(843)590-04-26 номеры буенча Торак-коммуналь хуҗалык комитетында калдырырга мөмкин.

Вакцинацияләү һәм стерильләштерү турындагы төп сорауларга җавапларны сылтама буенча табарга мөмкин.

Барлык яңалыклар