В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйганың шаһитларын эзли
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә салганнар. Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48 телефоннары аша хәбәргә чыгуларын сорый.
Узган тәүлектә шәһәрдә 106 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә кешеләр зыян күргән – җәяүлене бәрдерүдән тыш автомобильләр дә бәрелешкән.
Административ җаваплылыкка 629 шофер һәм 34 җәяүле җәлеп ителгән. 52 кеше куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган. 10 автомобильче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ пропаганда бүлегендә.