Яңа объект ел ахырына кадәр ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Алинә Бережная). Ел ахырына кадәр Константиновка бистәсендә 8-нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең гомуми практика табибы һәм участок педиатрлары офисы ачылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев сөйләде.
Спикер сүзләренә караганда, республикада 2019 елда барлыгы 55 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк, 9 объектка капиталь ремонт ясалачак һәм җиһазландырылачак.
2012 елдан бирле республикада 460 яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты, 25 табиб амбулаториясе, 24 патологоанатомия бүлеге төзелде, сәламәтлек саклауның беренчел звеносының 1521 объекты капиталь ремонтланды, 134 сәламәтлек саклау учреждениесе җиһазландырылды.