ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Карантин гамәлдә булган чорда бистә территориясендә йорт хайваннарын сату, аларны карантин зонасыннан алып чыгу һәм кыргый хайваннарны аулау, котыру авырулы яки авыруда шик булган хайваннарны сую тыела. Моннан тыш, котыру авырулы терлекләрдән, шулай ук клиник сәламәт терлекләрдән билгеләнгән тәртиптә пастеризацияләнмичә, сөтне сату, азык итеп файдалану, терлекләргә ашату тыела. Моннан тыш, клиник сәламәт хайваннардан алынган һәм тиешле тәртиптә дезинфекция узмаган йон, тиреләрне карантин зонасыннан читкә чыгарырга ярамый.
Карантин 22-нче октябрьдән башлап, терлекләрдә котыру авыруының соңгы очрагы ачыкланганнан соң ике ай узгач, бетерелергә тиеш.