Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2024, 11:04

Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр офисын рәсми ачылуга әзерлиләр

Медицина учреждениесенә бер сменага 40 кеше килә алачак

Казанның Чебакса бистәсендәге гомуми практика табибы һәм педиатр офисын рәсми ачылуга әзерлиләр. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча барды. Медицина учреждениесенә бер сменага 31 олы кеше һәм җиде бала килә алыр, дип планлаштырыла.

Бүгенге көнгә төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган. Бер катлы 395 кв.м диярлек мәйданны тәшкил иткән бина заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган.

Учреждениедә амбулатор шартларда беренчел табибка кадәрге һәм табиб медицина-санитар ярдәме күрсәтеләчәк. Аерым алганда: авыруларны диагностикалау һәм дәвалау, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү, кан алу, иммунопрофилактика, хроник авыруларны диспансер күзәтүләр оештырылачак. Шулай ук балалар өчен профилактик прививкалар үткәрү дә каралган.

Гомуми практика табибы һәм педиатр офисына теркәүче, терапевт, фельдшер, шәфкать туташлары, акушерка, педиатр һәм башка белгечләрне эшкә урнаштыру планлаштырыла.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үткәнчә, Чебакса бистәсе якындагы 20 нче шәһәр хастаханәсеннән 25 чакрым, һәм якындагы 6 нчы шәһәр балалар хастаханәсеннән 19 чакрым ераклыкта урнашкан. Беркетелгән өлкәннәр саны 2,400, ә балалар – 210 ны тәшкил итә. Һәр ел саен биредә яшәүчеләр саны арта, шуңа күрә беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне якынайту кирәк булды.

Гомуми практика табибы һәм педиатр офисын 2023 елның март аенда төзи башладылар. Эшләр «2023 елда Татарстан республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү чараларын гамәлгә ашыру» программасы буенча алып барылды.
Барлык яңалыклар