Ветеринарлар 16 нчы һәм 17 нче сентябрьдә кизү торачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Казан поселокларында яшәүчеләр йорт хайваннарын котыру авыруыннан вакцинацияли алачак. Ветеринарлар ике көн кизү торачак.
Авиатөзелеш районында белгечләр 16 нчы сентябрьдә эшләячәк. Мобиль пункт Кадыш торак массивында Калинин урамы, 1 адресы буенча ачылачак (почта янында). Щербаково торак массивында ветеринарлар 17 нче сентябрьдә (Дачная урамында, һәйкәл янында) кизү торачак. Шул ук көнне хайваннарга «Крутушка» шифаханәсе торак массивында (котельный янында) прививка ясаячаклар.
Вакцинация 9:00 дән 11:00 гә кадәр узачак. Өстәмә мәгълүматны: +7(843)571-38-10 телефоны буенча ачыкларга була, дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.
Киров районының Залесный поселогында вакцинация 16 нчы сентябрьдә 14:00 дән 16:00 гә кадәр оештырыла. Ветеринарлар Тасма урамы, 36 адресы буенча кизү торачак.
Идел буе районының Отар торак массивында вакцинация пункты 17 нче сентябрьдә 9:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк. Хайваннары булган шәһәр кешеләрен Калинин урамы, 60а адресы буенча көтәчәкләр.