В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль ветеринария пункты 2 нче апрельдә эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). 2 нче апрельдә Иске Горки һәм Әмәт поселокларында йорт этләренә һәм мәчеләренә котыру авыруыннан бушлай вакцинация узачак.
Мобиль ветеринария пункты Артель урамы, 10 һәм Мотор урамы, 31а адреслары буенча 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)298-53-02 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.
Моңа кадәр йорт хайваннарына бушлай вакцинация Салмачы поселогында узган иде. Котыру авыруыннан 104 мәчегә һәм 96 эткә прививка ясалган.