Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2021, 12:38

Салмачы һәм Отар бистәләрендә этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү буенча бушлай пунктлар эшли

Ветеринарлар кабул итүне тере чират тәртибендә 14:00 сәгатькә кадәр алып барачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Бүген Казанда этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пунктлары Идел буе районының Салмачы һәм Отар бистәләренә чыкты. Теләгән һәркем ветеринарлар белән киңәшләшә, йорт хайванына прививка ясата яки стерильләштерә ала.

Мобиль пунктта ветеринария хезмәтләре комплексы күрсәтеләчәк – вакцинация һәм стерильләштерүдән тыш, дүртаяклыларга ветеринария паспорты биреләчәк, ә хуҗасының теләге һәм сайлавы буенча йә чип кертәчәкләр, йә колагына тамга асачаклар.

Кабул итү 14:00 сәгатькә кадәр тере чират тәртибендә алып барылачак. Салмачы бистәсендә мобиль пункт Мир урамындагы 6а номерлы йорт янында, Отар бистәсендә – Калинин, 60а урамындагы мәдәният йорты янында урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, мобиль пункт шәһәр бистәләрендә Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча эшли башлады. Йорт хайваннарын бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерү буенча беренче ике акция 3-нче һәм 10-нчы июль көннәрендә Совет районының Вознесение һәм Идел буе районының Отар торак массивларында узды. Өстәвенә, хайваннарны стерильләштерү өчен белгечләргә өч кеше генә мөрәҗәгать иткән булса, Отарда инде 55 гариза кергән. Ихтыяҗ югары булуга бәйле, бүген акция ике торак массивында уза.

24-нче июльдә, мобиль пункт Авиатөзелеш районының Северная бистәсенә, 31-нче июльдә Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсенә, 7-нче август көнне Совет районының Константиновка бистәсенә юл тотачак. Мобиль пунктларның алга таба чыгу графигы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып формалаштырылачак. Гаризаларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 18-нче июль көнне, Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узачак, анда шәһәр халкы дүртаяклылар белән аралаша һәм ветеринария табиблары белән киңәшләшә алачак. Акция 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.

Фоторепортаж
Салмачы бистәсендә этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пункты, 17.07.2021
Барлык яңалыклар