Автоцистерналарны килгән гаризалар нигезендә урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). 30-нчы июнь көнне Казанның Идел буе районында тәүлек буена диярлек суны сүндерәләр. Бу суүткәргечне тоташтыру һәм Кол Гали һәм Комиссар Габишев урамнары буйлап бик арматурасын урнаштыру белән бәйле.
30-нчы июнь 9:00 сәгатьтән 1-нче июль 6:00 сәгатькә кадәр Алтан, Вишневка, Восточный, Яңа Вишневка, Плодопитомник, Привольный һәм Салмачы бистәләрендә су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.