Киров районы бистәләрендә су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар
Казанның Киров районында кайбер бистәләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Бу күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле.

Су бирү 8 нче августның 9:00 дан 9 нчы августның 9:00 сәгатькә кадәр туктатылачак.

«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, сүндерү астына Юдино, Красная Горка, Калинина, Яңа Аракчино, Иске Аракчино бистәләре эләгә.

Шул ук вакытта Яңа Юдино бистәсендә су басымын киметү планлаштырыла. Өченче катка кадәр су белән тәэмин итү булачак, кыска вакытлы өзеклекләр булырга мөмкин.

Сулы автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны аша кабул ителгән гаризалардагы адреслар буенча урнаштырылачак.

2024-08-01T16:50:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.