В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе ялларда эт һәм мәчеләргә котыру авыруыннан прививка ясаячаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Алдагы ял көннәрендә Казанның Киров һәм Идел буе районнарында котыру авыруына каршы бушлай вакцинация узачак.
29 нчы апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Игумново поселогында Лагерная урамы, 109 адресы буенча йорт хайваннарына прививка ясаячаклар. Залесный поселогында ветеринария хезмәткәрләре 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Пороховая урамындагы 25 нче йорт янында кизү торачак, дип хәбәр итә Шәһәрнең дәүләт ветеринария берләшмәсе.
30 нчы апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яңа Аракчино торак массивында Минусинск урамындагы 1/2 номерлы бина янында бушлай вакцинация узачак. Займище поселогында процедураны 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Займище тыкрыгы һәм Береговая урамы кисешкән урында оештыралар.
Шулай ук бу көнне Мирный поселогында да мобиль ветеринария пункты ачылачак. Йорт хайваннарына 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яңа Дәүләки урамы, 16а һәм Рощинская урамы, 56 адресы буенча прививка ясаячаклар. Первомайск поселогында ветеринария хезмәткәрләре 12:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Хәрби шәһәрчек-2 урамындагы 142/1 номерлы йорт янында кизү торачак.