Ветеринарларга 19 һәм 20 апрельдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак
Киләсе ялларда, 19 һәм 20 апрельдә, Казан бистәләрендә этләр һәм мәчеләрнең котыру авыруыннан бушлай вакцинациясе узачак. Урыннарда шулай ук шәһәрнең дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре этләрне чиплау һәм теркәү процедурасын үткәрәчәк.
Авиатөзелеш районы
19 апрельдә табиблар Северный поселогында 9:00 дан 11:00 гә кадәр Мариуполь һәм Литвинов урамнары чатында кизү торачак. Якшәмбе, 20 апрельдә, акция 9:00 дан Голубое Озеро бистәсендә узачак. Шул ук көнне ветеринарлар Крутушка бистәсендә түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Үзәк урам, 1, бригадалар 9:00 дан 11:00 гә кадәр кизү торачак.
Киров районы
Шимбә көнне, 19 апрельдә, мобиль пункт Иске Аракчино торак массивында Иске Аракчино урамы, 32 адресы буенча эшләячәк. Вакцинацияне 10:00 нан 12:00 гә кадәр оештыралар.
Шул ук көнне медиклар Красная Горка торак массивында Идел буе ур., 97а (мәдәният йорты янында) кизү торачак. Ветеринарларга Казан халкы 14:00 тән 16:00 га кадәр мөрәҗәгать итә ала.
20 апрельдә бригадалар Игумново торак массивында 2 нче Аракчино урамы, 17 нче йортта эшли башлаячак. Шәһәр халкын һәм аларның хайваннарын 10:00 нан 12:00 гә кадәр көтәчәкләр.
Мәскәү районы
Шимбә көнне, 19 апрельдә, этләр һәм мәчеләрне Левченко торак массивында вакцинацияләячәкләр. 10:00-13:00 акция Рәхимов урамы, 29 адресы буенча «Полимер» мәдәният йорты янында узачак. 13:00 дән 15:00 гә кадәр шәһәр халкын йорт хайваннары белән Желатин урамы, 9/13 адресы буенча көтәчәкләр.
Яңа Савин районы
Якшәмбе, 20 апрельдә, Брикетный бистәсендә 13:00 тән 14:00 кә кадәр 9 нчы Кадыш урамындагы 15а йорты янында бушлай вакцинация үткәрәчәкләр.
Идел буе районы
19 апрель көнне вакцинациянең мобиль пункты Победилово бистәсендә Садовая урамы, 38а адресы буенча эшләячәк. Ветеринарларга казанлылар 10:00 нан 12:00 гә кадәр мөрәҗәгать итә алачак.
Шул ук көнне шәһәрлеләрне Кукушкино бистәсендә көтәчәкләр. Процедураларны 12:30 дан 14:00 сәгатькә кадәр Аркылы Кукушкино урамы, 11 адресы буенча уздырачаклар.
Совет районы
Түләүсез вакцинацияне Дәрвишләр торак массивының йорт хайваннары өчен дә оештыралар. Акция 19 апрельдә 10:00 нан 14:00 кә кадәр Мәдәният йортының парковкасында түбәндәге адрес буенча узачак: Совет урамы, 18.
+7(843) 234-75-61 телефоны буенча өстәмә мәгълүматны белергә һәм ветеринария табибы белән фикер алышырга мөмкин.