Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2024, 13:46

Казанның ике бистәсендә күперләрне реконструкцияләүне төгәлләделәр

Эшчеләр территорияләрне төзекләндерәләр һәм чистарту корылмалары урнаштыралар

Константиновка һәм Кадыш бистәләрендә Вертелевка һәм Солонка елгалары аша күперләрне реконструкцияләүне төгәлләделәр. Хәзер эшчеләр территорияләрне төзекләндерәләр һәм чистарту корылмалары урнаштыралар.

Кадыш бистәсендә күпердә тротуарларны 1,2 метрдан 1,5 метрга кадәр, шулай ук йөрү өлешен 7 метрдан 8 метрга кадәр ике куркынычсызлык полосасы хисабына киңәйткәннәр. Корылма янында терәкләр һәм ярлардагы сөзәклекләр ныгытылган, инженерлык челтәрләре яңартылган. Солонка аша күпергә яңа яктырту һәм юл билгеләре куелган.

Константиновка бистәсендә Вертелевка аша күпердә транспорт хәрәкәте өчен ике полоса һәм 1,5 метр киңлектәге тротуар салынды. Реконструкция барышында эшчеләр элемтә, электр һәм су челтәрләрен күчергәннәр. Күпердә шулай ук куркынычсызлык элементлары һәм яктырту урнаштырылган.

Объектларда комплекслы реконструкцияләр бу елның язында башланды. Корылмалар 30 елдан артык хезмәт иткән һәм авария алды хәлендә булган, дип хәбәр иттеләр Казанның тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, быел шулай ук Миллениум күперен модернизацияләделәр. 20 ел эчендә корылмага беренче капиталь ремонт БРИКС саммитына әзерлек барышында үткәрелде. Объектта гидроизоляцияне торгызганнар, юл өслегенең барлык катламнарын алыштырганнар, яктырткычлар урнаштырганнар, шулай ук аралык корылмаларын өлешчә ремонтлаганнар.

2020 елдан Казанда барлыгы 11 күпер һәм юл үткәргеч төзелде, реконструкцияләнде һәм ремонтланды. 2023 елда рекорд куелган – бер үк вакытта  алты корылмада эш барган. Киндерле, Хуҗамәт, Борисоглебск торак массивларында, Назарбаев урамында күперләр реконструкцияләнде һәм ремонтланды.

Барлык яңалыклар