Контейнерлар өчен участокларны бетон белән каплаячаклар, киртәләп алачаклар һәм ябык итеп ясаячаклар
Фото: Денис Гордийко
Чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар бетон участокларга урнаштырылачак. Чүп-чар таралмасын өчен, мәйданчык үзе киртәләнеп алыначак һәм ябык булачак, дип хәбәр итә үзенең Telegram-каналында район администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
Мәйданчыклар Күзәмәт поселогында (Күзәмәт урамы, 65) һәм Красная горка торак массивында (Объединенная урамы, 25) барлыкка киләчәк. Залесный поселогында Үзәнле урамы, 3 һәм Варшава урамы, 36 адреслары буенча берьюлы ике мәйданчык җиһазландырылачак. Моннан тыш, чүп җыю өчен яңа контейнерлар Адмиралтия бистәсендә Большая урамы, 105 адресы буенча урнаштырылачак.