(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). 20 июньнән 24 июньгә кадәр Польша башкаласы Варшавада татар кухнясы көннәре үтәчәк. Чарада Казаннан баш пешекче катнашачак, ул полякларны Польша -Колумбия матчы көнне традицион татар кухнясы белән таныштырачак. Сүз уңаеннан, әлеге матч Татарстан башкаласында 24 июньдә үтәчәк.
Польшада татар кухнясы көннәрен үткәрү карары Казан башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигованың Варшавага эшлекле сәфәре вакытында кабул ителде, дип хәбәр итә Туризм үсешенә булышлык итү комитеты.
Польша - Колумбия матчы көнне "Казан Арена" стадионында махсус кунак булачак - "Польшаның футбол җанатарлары патшасы". Анджей Бобовски әфәнде 1978 елдан дөнья беренчелегенең бер матчын да калдырмаган. Дөнья чемпионатларында ул барлыгы 135 матчта булган.