Эсседә бер яшел үсентегә 100 литр чамасы су кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Аномаль эсселек аркасында Казанда яшел үсентеләргә су сибү эше көчәйтелде. Югары температура көннәрендә 30 су сиптерү машинасы урынына үсемлекләрне көн саен 45 берәмлек техника эшкәртеп чыга. Нәтиҗәлелекне арттыру өчен аларның 13-е төнге вакытта эшли, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, бер агачка тотыла торган су күләме дә арткан. Норматив күрсәткечләр буенча бер үсемлеккә 50 литр кирәк булса, хәзер 100 литр чамасы таләп ителә.
Барлык эшләр дә махсус график буенча алып барыла. Шулай итеп, су 1 яшьтән алып 10 яшькә кадәр булган һәм урам-юл челтәре буенда яки массакүләм ял итү урыннарында үсә торган яшел үсентеләргә сибелә. Шул исәптән 2020 елның язында муниципаль контрактны үтәү кысаларында утыртылган үсемлекләргә су сибәләр. Эшчеләр көненә 5,3 мең агачка су сибә – шәһәр буенча барлыгы 42 меңнән артык үсенте утыртырга кирәк.
Компенсацияле яшел үсентеләргә су сибү заказчылар тарафыннан өч ел дәвамында үз акчалары хисабына башкарыла. Үсеп китү вакыты чыккач, контроль тикшерүдән соң, агачлар Казан муниципаль берәмлеге балансына кабул ителә.
Билгеләп үтик, соңгы елларда, яшел үсентеләрне саклау максатыннан, урам-юл челтәре буенда һәм массакүләм ял итү урыннарында автоматлаштырылган су сиптерү системасы белән җиһазландырылачак. Бүгенге көндә шәһәрдә бу максатлар өчен 225 км автоматлаштырылган су сиптерү системасы салынган.
Исегезгә төшерәбез, көн саен юл хезмәтләре шулай ук шәһәр урамнарына су сибә. Бу юлларны эссе һава шартларында ярыклар барлыкка килүдән сакларга мөмкинлек бирә. Эшләр урам-юл челтәрен даими чистартып тору белән бергә алып барыла.