В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Грипптан олылар да, балалар да прививка ясата ала
Фото: Марат Мөгыйнов
«Совигрипп» – гриппны профилактикалау өчен инактивлаштырылган вакцина. Аны олылар ясата ала. «Ультрикс Квадри» – гриппозлы дүрт валентлы инактивлаштырылган вакцина. Ул 6 айдан зуррак булган балаларга, шулай ук II һәм III триместрлардагы йөкле хатын-кызларга да туры килә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре буенча, 2023-2024 елларда Төньяк ярымшар өчен гриппка каршы вакциналар составына «Ультрикс Квадри» вакцинасына A вирусы (H1N1 һәм H3N2), B вирусы (B/Victoria һәм B/Yamagata линияләре) штаммнары кергән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә вакцинация грипптан һәм аның тискәре нәтиҗәләреннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы дип искәртәләр. Җәй ахыры һәм көз башы – прививка ясату өчен иң уңайлы чор, бу вакытта иммунитет авыру дәрәҗәсе күтәрелгәнче формалашачак.
Шулай ук пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясатырга кирәк, бу бигрәк тә балалар, өлкәннәр һәм хроник үпкә авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч.