В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Еракка йөри торган поездларда хуҗаларыннан башка гына йорт хайваннарын йөртү исемлеге киңәйтелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Еракка йөри торган поездларда хуҗаларыннан башка гына йорт хайваннарын йөртү исемлеге киңәйтелде. Хәзер поездларда вак кимерүчеләрне, агулы булмаган җир-су хайваннарын, сөйрәлүчеләрне һәм ерткычларны (янутлар, чәшкеләр) йөртергә була. Хайваннарның тулы исемлеге Россия тимер юллары сайтында урнаштырылган.
Моңа кадәр хуҗаларыннан башка гына йөртүгә этләр, ташбакалар, мәчеләр, кошлар һәм башка вак җылы канлы хайваннар рөхсәт ителгән иде.
Шулай ук рәсмиләштерү уңайлыгы өчен хайваннарны йөртү өчен гаризалар саны дүрттән икегә кадәр кимегән, шул ук вакытта кассада гаризаның алгы ягы гына тутырыла (җибәрүче һәм хайванның төре турында мәгълүмат).
Багаж купеларында хуҗаларыннан башка йорт хайваннарын ташу хезмәте 2018 елның 16-нчы июленнән гамәлгә кертелде. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт 226 ерак араларга йөри торган поездда күрсәтелә. Хайваннарны ташу хезмәте эшли башлаганнан бирле, хуҗаларыннан башка йөри торган хайваннарга 4,6 меңнән артык билет рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юлы матбугат хезмәте.