В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер актив түгәрәкләрдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Бу атнада Татарстан башкаласының берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла. Яшь казанлыларга гитарада уйнау серләрен аңлатачаклар, алар шулай ук өстәл теннисы буенча турнирда көч сынашып, өстәл уеннары уйный алачак.
Бүген, 5 ноябрьдә «Лимонад» клубында (Латыш укчылары урамы, 25) 15:00 сәгатьтә керамик эшләнмәләр ясау түгәрәге оештырыла. Чарада катнашу өчен +7(843)298-59-95 телефон номеры буенча теркәлергә кирәк. 17:00 сәгатьтә «Яшьлек» клубында (Годовиков урамы, 16) пауэрлифтинг ярышлары уза. «Зенит» клубы хезмәткәрләре (Карбышев урамы, 33) музыка сөючеләрне 18:30 сәгатьтә гитарада уйнау остаханәсендә көтеп кала. «Союз» клубы (Мотор урамы, 31) 19:00 сәгатьтә кичке йога һәм медитация практикасына чакыра. Чарада катнашу өчен +7(843)236-18-14 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 6 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә «Лазер» яшьләр клубында (3 нче Кленовая урамы, 23А) өстәл теннисы буенча ачык турнир уздырыла. Теркәлү өчен телефон номеры: +7 (987)296-37-05. 16:00 сәгатьтә «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) яшь казанлылар өчен актерлык осталыгы буенча «Төрле була белү» остаханәсе оештырыла.
7 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә «Дружба» яшүсмерләр клубында (Мусин урамы, 70) «Акыл уеннары» өстәл уеннары үткәрелә. +7(927)037-40-57 телефон номеры буенча теркәлергә мөмкин. 20:00 сәгатьтә «Пазлы» яшүсмерләр клубында (Җиңү проспекты, 62к2) брейк-данс буенча мастер-класс каралган.
Шимбә көнне, 8 ноябрьдә Казан яшьләрен «Җәлил» клубында (Хәйруллин урамы, 5) (10+) рәсем ясау остаханәсенә чакыралар. Иҗади дәрес 13:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Алдарак «Яратам» яшүсмерләр клубында яшүсмерләр өчен архитектура һәм дизайн түгәрәге ачылуы хакында хәбәр ителгән иде. Бушлай уздырыла торган архитектура түгәрәгенә Казанның 40 мәктәп укучысы йөри.