Исегезгә төшерәбез, җәй көне сәламәтләндерү учреждениеләрендә 36 меңнән артык Казан баласы ял иткән, бу 2023 ел белән чагыштырганда өч меңгә күбрәк. Балалар өчен 157 мәктәп яны һәм шул ук санда хезмәт һәм ял лагерьлары, 26 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары һәм «Галактика балалары» палаткалы лагерь эшләде.