В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Каенлыктагы үзәк мәйданда 11 авыл утары эшләячәк, кунаклар өчен 60 кг чәй пешереп, 120 кг чәк-чәк белән сыйлаячаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь, Юлия Летникова). Казанда Сабантуйны уздыруга әзерлек ахырына якынлашып килә. Дүрт мәйданчыкның берсендә генә дә – Мирный бистәсенең Каенлыгында – 600 эшче эшли, алар инде 50 корылма корган, ә 1000 артист театраль прологны кабатлый. Сәхнәне үзен 3500 металл элементтан җыялар. Бүген матбугат туры барышында Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров һәм Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов үзәк мәйдандагы төп милли бәйрәмгә әзерлек барышы турында сөйләделәр.
Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш, Норлат һәм Менделеевск районнарының 11 милли утары Татарстан халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә багышланачак. «Һәр мәйданчык уникаль, районнар бәйрәм кунакларын гаҗәпләндерергә һәм үзләренең ни белән горурлануларын һәм танылганнарын күрсәтергә тырышачаклар», - дип ассызыклады А.Абзалов. Мәсәлән, Арча утары татарларның һөнәр һәм традицияләренә, аерым алганда, күн мозаика техникасына багышланачак. Биектау районы утарында XX гасыр башындагы татарларның агач ишегалды күрсәтеләчәк. Биектау районы администрациясенең мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Борһанова сөйләвенчә, агач йортта осталар сөлгеләр, түбәтәйләр һәм калфаклар чигәчәкләр, традицион татар ризыклары һәм чәй белән сыйлаячаклар.
«Без үзебезнең спорт, мәгариф һәм күңел ачу программаларын әзерләдек. Безнең утарда уеннар, концерт, чүлмәк ясау һәм күн осталыгы буенча мастер-класслар булачак», - дип сөйләде Л.Борһанова. Мирный мәйданчыгында традицион татар утарларыннан тыш, рус ишегаллары да тәкъдим ителәчәк, мәсәлән, Алексеевск районының, быел ул Александр Пушкин әкиятләренә багышланган. «Сабантуй интернациональ бәйрәмгә әйләнде. Татарстанда яшәүче барлык халыклар аны киң колач белән һәм дус-тату билгеләп үтү өчен җыелалар», - дип сөйләде А.Абзалов.
Мирныйдагы ишегаллары 9:30 дан бәйрәм тәмамланганчы эшләячәк. Аларда бәйрәм көнендә якынча 60 кг чәй пешерелер һәм 120 кг чәк-чәк хәстәрләнер дип күздә тотыла.
Мирныйдагы мәйданда традицион спорт ярышлары өчен мәйданчыклар әзер инде, сәхнә урнаштырыла, аның өстендә генә дә 100 гә якын эшче эшли. Гомумән алганда, меңгә якын артист чыгыш ясаячак, алар бүген дә үз номерларын кабатларга килгән. Концертны 8 меңгә кадәр кеше сыйдыра торган амфитеатрда карарга мөмкин булачак, ә трибунаның иң ерак урыннарында утырачак тамашачылар өчен экраннар урнаштырылачак.
Өстәмә рәвештә барлык бәйрәм мәйданчыклары черкиләрдән, талпаннардан һәм кимерүчеләрдән эшкәртелгән, бу исә шәһәр халкының һәм Казан кунакларының ялына берни комачауламасын өчен эшләнгән. «Сабантуйга әзерлек ахырына якынлашып килә. Хәзер эшчеләр соңгы штрихларны башкара – үлән чаба, сәнгать бизәлеше элементларын буйый. Якын арада бәйрәм кунаклары иминлеге өчен 10 металл рамка куелачак», - диде А.Абзалов.
Ел саен Мирный поселогы Каенлыгындагы Сабантуйга 50 меңгә якын кеше килә. «Без бәйрәмдә башка төбәкләрдән килгән күпсанлы шәһәрлеләрне һәм кунакларны көтәбез, туристлык тармагындагы хезмәттәшләр кунакханәләрнең максималь дәрәҗәдә тулуын хәбәр итәләр», – дип ассызыклады Мәдәният идарәсе башлыгы.
Сабантуй дүрт мәйданчыкта узачак: 18 нче июньдә – ипподромда ат чабышлары, 19 нчы июньдә – Мирный һәм Дәрвишләр поселокларындагы каенлыкларда, Аккош күле янындагы урман-паркында төп программа. Тулы программа махсус бүлектә тәкъдим ителгән.