Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2019, 17:11

Идел буе федераль округында Җирле үзидарәне үстерү буенча округ советына әзерлек буенча утырыш узды

Видеоконференция режимында барган чарада Казан вице-мэры Людмила Андреева катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Җирле үзидарәне үстерү буенча округ советы рәисе урынбасары Игорь Буренков май аенда узачак Округ советын үткәрүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды, анда җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, округның Федерация субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) хакимияте һәм эксперт бергәлеге вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Игорь Буренков Округ консультатив советының киләсе утырышында Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маеннан "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Указын гамәлгә ашыру кысаларында җирле үзидарәне үстерү мәсьәләләрен, шул исәптән җирле үзидарәнең территориаль оешмасын һәм муниципальара хезмәттәшлекне камилләштерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеге, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карау планлаштырыла, дип искәртте.

Эшче төркем утырышы барышында Казан вице-мэры Людмила Андреева чыгыш ясады. Ул Округ консультатив советы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин үзенең докладында гражданнарны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуга, аерым алганда, уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыруга, каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә җәлеп итүгә игътибар бирәчәген сөйләде.

Утырышта шулай ук төбәкләр һәм экспертлар бергәлеге вәкилләренең докладлары тыңланды. Алар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне комплекслы хәл итү буенча актуаль мәгълүмат, шулай ук федераль дәрәҗәдә кирәкле адымнар белән алмаштылар. Утырышны әзерләү кысаларында Советның эш төркемнәре өчен алдагы мәсьәләләр билгеләнде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Игорь Буренков алда торган Совет нәтиҗәле узарга тиеш, анда региональ уңай тәҗрибәләр өйрәнеләчәк, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә конкрет срокта гамәлгә ашыру мөмкин булган нәтиҗәле тәкъдимнәр эшләнәчәк, дип билгеләп үтте.

Билгеләп үтик, җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле җитәкли. Советка 60-тан артык вәкил, шул исәптән Россия Федерациясе Федераль Җыелышы, төбәк башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре керә. Советның һәм аның эш төркемнәренең төп бурычлары булып җирле үзидарә өлкәсендә федераль законнарны анализлау һәм норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү тора. Элегрәк Совет тәкъдимнәре тиешле федераль норматив актларга үзгәрешләр керткәндә исәпкә алынды.

Барлык яңалыклар