Гыйбадәтханә 1726 елда төзелгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Казанда 1723-1726 елларда төзелгән манаралы Петропавловск соборында реставрация эшләренең бер этабы тәмамланган.
Соборның икенче ярусы биналарында эшчеләр кирпеч кладканы, стеналарны һәм гөмбәзләрне, корыч плитәләрдән идәнне ныгытуны һәм торгызуны тәмамлаган. Алар бакырдан ясалган иконаларны, сылап ясалган орнаментларны, интерьерлардагы ак таш детальләрне, коеп ясалган тәрәзә рәшәткәләрен, шулай ук бра һәм паникадилоларны реставрацияләгәннәр.
Манарасында кирпеч кладка һәм фасадларның архитектура детальләре, атламалык конструкцияләре, обрешетка, түбә япмасы ремонтланган. Махсус эшләнгән методика буенча белгечләр циферблатларны һәм металл табаклардагы рәсемнәрне – иконаларны һәм фасадлардагы сәгатьләрне реставрацияләгәннәр. Иң очындагы алтын төс, тәре астындыгы алма һәм тәре торгызылган. Чаң манарасында барлык эшләр дә тәмамланган диярлек, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте.
Манаралы Петропавловск соборы рус бароккосының иң әһәмиятле үрнәкләренең берсе булып кала. Изге урын Казанда гына түгел, Россиядә дә архитектура корылмасының матурлыгы белән дан тота. Федераль әһәмияттәге әлеге мәдәни мирас объектын реставрацияләү «Тарихи хәтер» проекты кысаларында бара.