В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трамвай юлларында да эшләр тәүлек буе бара.
Фото: Марат Мөгыйнов
Метрополитенның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тузган идән плиткасын сүтеп, аны яңасына алыштырганнар. Эшләр узган төндә станциянең җәяүлеләр кичүендә башкарылган.
Язгы-җәйге чорга әзерлек «Төньяк вокзал», «Кәҗә бистәсе» һәм «Дубравная» станцияләрендә дә дәвам итә. Анда мәгълүмати технологияләр һәм элемтә дирекциясе хезмәткәрләре турникетлар һәм акча кабул итү җайланмаларын тикшергәннәр.
Трамвай юлларында да эшләр тәүлек буе бара. Җир өсте транспорты юл хуҗалыгы белгечләре кайбер участоклар буенча юлларны җайга салган һәм элек алынган кисәтүләрне бетергән.