Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2025, 15:33

50 чипланган Казан эте теркәлү турында документлар алды

Хайваннар турында барлык мәгълүматларны федераль мәгълүмат базасына керттеләр

Бүген Казанда чипланган этләрнең бушлай күчмә теркәлүләре башлана. Терлекләрне беренче тапкыр «Салават Күпере» торак районында Айрат Арсланов урамындагы 8 нче йорт янында теркәгәннәр. Дүрт сәгать эчендә документларны 50 хайванга рәсмиләштергәннәр.

Документларны рәсмиләштерер алдыннан ветеринарлар этләрне карадылар. Процедура өчен хайваннар хуҗалары үз паспортларын һәм салым түләүченең идентификация номерын күрсәттеләр, гариза тутырдылар, шулай ук этнең ветеринария паспортын күрсәттеләр.

Һәр хайван турындагы мәгълүматларны федераль мәгълүматлар базасына яки йорт хайваннарын исәпкә алуның халыкара стандартына керттеләр (хуҗалар ихтыярына).

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы үз этләренә документларны 8 февральдә Ярминкә мәйданчыгында (Беломорск урамындагы 69 нчы йорт янында) рәсмиләштерә алачак.

Совет районында этләрне теркәү 15 февральдә Горки-Әмәт урманында (парковка 1, Җиңү проспекты ягыннан) узачак.

Мәскәү районыннан хуҗаларны йорт хайваннары белән бергә 22 февральдә Левченко бистәсендә («Полимер» мәдәният йорты янында) көтәчәкләр.

Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәүчеләр үз этләрен 2 мартта Иске Тау бистәсендә (76 нчы мәктәп каршындагы мәйданчыкта) терки алачак.

Барлык адреслар буенча күчмә теркәлүләр 10:00 нан 14:00 кә кадәр узачак. Кирәкле документларны уңайлы вакытта, Казан ветеринария берләшмәсенең теләсә кайсы клиникасына мөрәҗәгать итеп, атна буена тапшырырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда этләрне теркәү 1 гыйнвардан мәҗбүри булды. Бу хайваннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны югалткан очракта эзләүне гадиләштерү өчен кирәк, шулай ук халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.
Барлык яңалыклар