В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлегә аның рационында үсемлек азыгы булачак.
Фото: Денис Гордийко
Зоопарк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, көрән аю яхшы формада уянган. Беренче вакытта аның рационында кишер, ипи кебек үсемлек азыгы гына булачак, бу ашкайнату системасын көйләр өчен кирәк, терлек азыгы акрынлап кертеләчәк. «Аю үзен яхшы хис итә, кәефе күтәренке, уяу һәм бүген актив рәвештә капкачны ачарга кушты, һәм төшке вакытта Фомка вольерның ачык өлешенә чыкты», – дип хәбәр иттеләр зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Фомка инде февраль уртасында ук уяна башлаган иде.