Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2020, 15:47

Рамазанның беренче көнендә Казан Мэры 2 мең мохтаҗ өчен ифтар оештырырга ярдәм итте

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә ифтар дистанцион рәвештә уздырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген, мөселманнар өчен изге Рамазан аеның беренче көнендә, «Ярдәм» мәчетендә шәһәрнең 2 мең мохтаҗ кешесе өчен ифтар оештырылды. Катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында ифтар дистанцион рәвештә уздырыла. Мәчет кухнясында әзерләнгән һәм махсус ланч-боксларга салынган кайнар ашларны волонтерлар Казан мөселманнарының өйләренә илтеп бирәләр.

Беренче ифтарны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде. Ул «Ярдэм» мәчетенә килде, ифтарны тормышка ашырырга ярдәм итүче үзиреклеләр белән аралашты һәм аларны Рамазан ае башлану белән котлады. Шулай ук шәһәр башлыгы кичә дистанцион белем бирү өчен 70 планшет һәм смартфон тараткан балалар белән видеоэлемтә аша аралашты.

«Казанда мохтаҗларга ярдәм кулы сузарлык кешеләр табылып торуы сөендерә»

«Ярдэм» фонды проекты «Хәйрия ифтарын - өегезгә китереп бирәбез» «Тормыш юлы» акциясе кысаларында старт алды. Апрельнең беренче көннәреннән үк акциядә катнашучы волонтерлар мохтаҗ казанлыларга кайнар ризыклар илтте. «Хәйрия ифтары» башлану белән шәһәр халкына китерәчәк порцияләр саны көненә 800 меңнән 2 меңгә артты, ә җыелмалар үзләре төрлеләндерелде.

«Казанда якыннарына ярдәм итүче кешеләр саны арта. Бу бик мөһим, бигрәк тә бөтен дөньяда авыр вакытлар булганда, - диде Мэр. - Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар: инвалид балалары булган гаиләләр, аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр һәм башкалар. Казанда мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга теләүчеләрнең булуы сөендерә».

Бүген ланч-бокслар андижан пылавыннан, помидор һәм кыярдан, кактан, пешкән йомыркадан һәм тавык өлешеннән тора иде, дип сөйләде Мэрга мәчет имам-хатыйбы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов. Ланч-бокс салынган һәр пакетка күп тапкыр кулланылып була торган саклык битлеге салынган. Аз керемле гаиләләргә шулай ук «Бәхетле»дән 1 мең чәй җыелмасы, кәнфитләр, лимоннар, куертылган сөт, хөрмә җимеше, чәй, чәкчәк, алмалар тапшырылачак. Моннан тыш, бүген бәйрәм уңаеннан җыелмага котлау открыткалары куелды,сукырлар өчен махсус Брайль шрифты белән бастырылды.

Шәһәрлеләргә ифтар-җыелмаларын 70 волонтер илтәчәк

Барлык ашамлыклар да «Ярдәм» мәчетенең махсус биналарында әзерләнә һәм төрелә. «Без менюны төрлеләндерергә тырышабыз, - дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов. - Ризыкларны халыкның мохтаҗ төркемнәренә илтәбез. Мәсәлән, ризык алучыларның 52%-ы - беренче төркем инвалидлар, 39%-ы - икенче төркем инвалидлар, аларга ризык әзерләү физик яктан авырга туры килә. Шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга ярдәм итәбез».

Ризыкларны әзерләүдә профессиональ пешекчеләр катнаша, ә җыю һәм төрү эшләрен фонд волонтерлары башкара. Эшкә керешкәнче, барлык кешеләр дә медицина тикшерүе узалар, белешмә алалар, ә мәчеткә килгәч - температураны үлчиләр. ОРВИ билгеләре булганнар эштә катнаштырылмый.

Шәһәрлеләргә ифтар-җыелмаларын шулай ук волонтерлар илтә - бүген бу эш белән 70 кеше шөгыльләнә. Казан Мэры үзиреклеләр белән аралашты һәм аларга ярдәмчеллекләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез зур һәм мөһим эш башкарасыз. Шундый битараф булмаган яшьләрнең безнең шәһәребездә яшәве белән горурланабыз, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин волонтерларга. - Бу авыр һәм җаваплы эш. Кылган яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын».

Волонтерларының берсе Мохтар Мөхәммәт Абдулай Казанга Африканың Чад дәүләтеннән  килгән. Хәйрия фондында эшләү зур илһам чыганагы булып тора, диде ул. «Ярдәм» һәм безнең волонтерлык коллективы башкарган эш - бик яхшы эш. Минем өчен Казан һәм үзиреклеләр хәрәкәте бик тә әһәмиятле булып тора, - диде ул. - Безнең эшебезне бәяләвегез бик тә куандыра».

«Тормыш юлы» акциясе башланганнан бирле иреклеләр эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Хәйдәр Камалетдинов Мэрга шәһәр халкының аны яхшы белүен һәм шатланып көтүләрен сөйләде. «Миндә 18 адрес, Авиатөзелеш районының 30 кешесенә ризык өләшәм, - диде ул. - Ланч-боксларны инде өченче атна таратам, шуңа күрә мохтаҗ казанлылар белән дуслашып беттек диярлек».

«Ярдәм» хәйрия фонды - системалы ярдәмнең бик матур үрнәге, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Шәһәребездәге күп кенә башка фондлар да безгә чын күңелдән ярдәм итә. Бүгенге көндә изге эштә катнашу аеруча кирәк. Йөрәк җылына. Бүләкләр бирү, алуга караганда, һәрвакыт күңеллерәк бит».

Казан Мэры фонд карамагындагылар һәм «Мәрхәмәтле Казан» проекты әгъзалары белән аралашты

Илсур Метшин фонд карамагындагылар һәм «Мәрхәмәтле Казан» проекты әгъзалары белән аралашты, алар кичә Мэрдан дистанцион белем алу өчен планшетлар һәм смартфоннар алды. Бүгенге көндә техникалар 70 балага тапшырылды.

Балалар шәһәр башлыгына ярдәме өчен рәхмәт әйтте, укуларында һәм иҗатларында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Әйтик, Надежда Панфилова Мэрга үзенең рәсемен күрсәтте. Ә Даниэль Гребнев шәһәр башлыгын туган көне белән котлады һәм үзенә Мэрның бүләге укыр өчен ярдәм итәчәген билгеләп үтте. «Миңа ул имтиханнар тапшырырга ярдәм итәчәк», - диде Даниэль.

«Ә син кая керәсең?», - дип кызыксынды Мэр. «Казан авиация техникумына, аннары КАИгаа», - дип җавап бирде Д.Гребнев. Шәһәр башлыгы аны мактады һәм укуында уңышлар теләде.

«Безнең төп проектларыбызның берсе «Мәрхәмәтле Казан» дип атала. Һәм без сезнең яхшы кешеләр булып үсүегезне һәм тирәгездә чын кешеләр генә булуын телибез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз», - диде И.Метшин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә 170 аеруча мохтаҗ балага ярдәм күрсәтелә, алар гаджетлардан тыш махсус тренажерлар, тернәкләндерү җиһазлары, велосипедлар һәм коляскалар алачак.

Исегезгә төшерәбез, катлаулы тормыш хәленә эләккән кешеләргә теләге булган һәркем ярдәм итә ала. «Ярдәм» фонды проекты турындагы барлык кирәкле мәгълүматны һәм ярдәм итү юлларын сайтта табарга мөмкин. Түбәндәге телефон аша фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм кайнар ризык белән ланч-бокслар алуга гариза калдырырга мөмкин: +7(843)258-07-78.

Казан Мэрының изге Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы (видео)
Фоторепортаж
Рамазанның беренче көнендә «Ярдәм» мәчете 2 мең мохтаҗ өчен ифтар оештырды
Видеорепортаж
24.04.2020 14:39
Рамазанның беренче көнендә «Ярдәм» мәчете 2 мең мохтаҗ өчен ифтар оештырды
Барлык яңалыклар