Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2019, 14:07

Көзнең беренче көнендә Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе старт ала

Гриппка каршы вакцина республикага тулы күләмдә кайтарылган инде, август ахырына кадәр аны барлык дәвалау учреждениеләре алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 1-нче сентябрьдә Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башлана. Гриппка каршы вакцина республикага тулы күләмдә кайтарылган инде, август ахырына кадәр аны барлык дәвалау учреждениеләре алачак. Республика һәм аның башкаласы халкын вакытында гриппка каршы прививка ясарга чакыралар.

Иммунитетны формалаштыру өчен ике атнадан алып дүрт атнага кадәр вакыт кирәк, көзге-кышкы чор вакциналаштыру өчен иң яхшы вакыт булып тора.

Беренче чиратта вакцинацияне халыкның авыруларга бирешә торган төркемнәренә узарга кирәк – бу еш кына авыручылар, сәламәтлекләре какшаган кешеләр, үпкә авырулары булганнар, метаболик тайпылышлар һәм симерү белән интеккән кешеләр, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган затлар.

Инфекция йоктыруның югары риск төркеменә мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары укучылары, студентлар керә. Шулай ук профессиональ эшчәнлекләре кешеләр белән күпләп аралашуны таләп иткән халык төркеме дә (мәгариф учреждениеләре, транспорт, коммуналь өлкә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре һ.б.) бар.

Бүгенге көндә гриппка каршы вакцинация профилактиканың иң ышанычлы һәм нәтиҗәле чарасы булып тора. Ул гриппның үлем очрагына китерергә мөмкин булган җитди һәм катлаулы формалары белән чирләүдән яклауны гарантияли.

Грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре кеше чирләре арасында беренче урында торалар. Эпидемияләр вакытында авыру бөтен халыкның 10-20%-ын һәм өлкән кешеләрнең 40-60%-ын зарарларга мөмкин. Ел саен дөньяда грипп чиренең катлаулы формасы белән миллионлаган кеше авырый, ә үлем очраклары саны 500 меңгә кадәр җитә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар