Бер донация өч гомерне коткара, дип билгели оештыручылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Алдагы көндә, акциянең беренче көнендә, донорлык атналыгында катнашучылар 38 литр кан тапшырдылар. Кан алу 15-нче июньгә кадәр Республика кан үзәгендә уза (Җиңү проспекты, 85).
#ОставайсяДонором акциясенең беренче көнендә аңа 85 кеше кушылды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бер донация 3 кеше гомерен коткара.
18 яшьтән 45 яшькә кадәрге, авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган һәм каршы күрсәтмәләр булмаган теләсә кайсы кешегә кан бирергә мөмкин булачак. Үзең белән паспорт, СНИЛС, битлек һәм перчатка булуы зарур. Акциядә катнашучыларга шулай ук сайтта теркәлү узарга кирәк. Кан алуны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, бөтенроссия донорлык атнасы Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган, ул ел саен 14-нче июньдә билгеләп үтелә. Хәрәкәт бөтен Россия Федерациясе территориясендә кан хезмәте учреждениеләрендә уза. Казанда акция «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы һәм DonorSearch.org проекты тарафыннан оештырылды.