Тулаем Татарстан буенча 1-нче майда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Майның беренче көннәре казанлыларны җылы һава торышы белән сөендерәчәк. 1-нче майда Татарстан башкаласында болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмаячак, көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә минус 1-дән +1 градуска кадәр, көндез 13-тән 15 градуска кадәр җылы булачак.
Тулаем Татарстан буенча 1-нче майда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Төнлә һава температурасы минус 1-дән +4 градуска кадәр, көндез 10-нан 15 градуска кадәр җылы булачак.
2-нче майга каршы төндә республикада явым-төшемнәр фаразланмый, ә көндез урыны белән көнбатышта яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә уртача, иртән һәм көндез секундына 10-15 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр, төнлә һава температурасы минус 3 градустан 2 градуска кадәр җылы булачак, көнбатышта – минус 5 градуска кадәр, көндез 13-тән 18 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
3-нче майда Татарстан Республикасында аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, уртача, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә булачак. Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы булачак, көндез - 15-20 градуска кадәр җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.