В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр
Фото: Екатерина Красуцкая
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә һәм Татарстанның табигый тарих музеенда сеанслар 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр һәр 15 минут саен башланачак. Туп сарае музеенда, Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда, Благовещенск соборы тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмә залында, Гавами урыннарның күргәзмә залларында кунакларны шулай ук һәр 15 минут саен – 10:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Ислам мәдәнияте музеенда сеанслар һәр 15 минут саен 9:00 дән 19:00 гә кадәр планлаштырылган.
Билетны иртәгә Казан Кремле сайтында сатып алырга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Шулай ук 1 нче августта Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак. Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда, В.Ленинның музей-йортында, М.Җәлилнең музей-фатирында, Е.Боратынскийның йорт-музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.