В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар фаразлары буенча, бу көнне явым-төшем күзәтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Татарстан һәм аның башкаласында җылы, алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы саклана.
Киләсе төндә Казанда төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +13-15 градус тәшкил итәчәк. 1 августта көндез төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һава +26-28 градуска кадәр җылыначак.
Республикада августның беренче көнендә шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә минималь температура +10-15 градус тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура - +23-28 градус.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе искәрткәнчә, 7 августка кадәр Татарстан территориясендә урманнарда югары класслы (4) янгын куркынычы саклана.