Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2018, 10:06

Беренче көзге җыештыру өмәләрендә 300-дән артык казанлы катнашкан

“ЭкоЛогично|Казан” берләшмәсенең активистлары һәм партнерлары булышлыгында чүпләрне аерып җыюны оештыру әһәмиятле юнәлеш булган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Ксения Швецова). 6-нчы октябрьдә Казанда беренче көзге җыештыру өмәләре узды. Чистарту өмәләрендә 300-дән артык казанлы катнашкан. Бу атнада да шәһәрлеләр башкаланы тәртипкә китерү эшен дәвам итәчәкләр – казанлылар Горький-Әмәт урманына, Урицкий исемендәге, Горький исемендәге, Тинчурин исемендәге паркларга, “Крылья Советов”, Җиңү паркына һәм Кабан күле яр буена чыгачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров хәбәр итте.

Узган атнада җыештыру өмәләре шәһәрнең җиде иҗтимагый киңлегендә узды: “Черек күл”, “Континент”, “Калейдоскоп”, “Каенлык” паркларында, “Дәрвишләр”, Аксенов исемендәге скверларда һәм Лядской бакчасында.

Спикер билгеләп үткәнчә, “ЭкоЛогично|Казан” берләшмәсенең активистлары һәм партнерлары булышлыгында чүпләрне аерып җыюны оештыру әһәмиятле юнәлеш булган. Аның сүзләренә караганда, җыештыру өмәләрендә катнашучы казанлыларга чүпләрне җыю һәм бүлү кагыйдәләре турында җиткергәннәр.

Киләсе җыештыру өмәләре 13-нче октябрь көнне узачак – казанлылар шәһәрнең парк һәм скверларын тәртипкә китерәчәк, шулай ук Кабан күле яр буенда чистарту эшләре алып барылачак. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында экология активистларына ярдәм итәргә торучылар күп дип билгеләп үтте. “Шәһәребезне яратучылар һәм аның чисталыгы өчен җан атучылар күп җыелыр дип ышанам, - дип билгеләп үтте Мэр. – Әлеге эшкә барчагызга да кушылырга, яхшы итеп оештырырга, инвентарьларны тиешенчә әзерләргә һәм чүпләрне чыгару эшен дә дөрес итеп оештырырга чакырам”.

Җыештыру өмәләре 10.00 сәгатьтә башлана.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.10.2018
Видеорепортаж
08.10.2018 10:34
Беренче көзге җыештыру өмәләрендә 300дән артык казанлы катнашты
Барлык яңалыклар