Тиражның зур өлешен республика халкы язылу кампанияләре вакытында рәсмиләштергән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). 2022 елның беренче яртыеллыгында почта хезмәткәрләре татарстанлыларга 825 меңнән артык басма китерәчәк. Республиканың бер мең кешесенә 212 данә газет һәм журнал туры килә.
Татарстанлылар тиражның күпчелек өлешен 2021 елның октябрь һәм декабрь айларында язылу кампанияләре вакытында рәсмиләштергән. Ташламалар чорында «Россия почтасы» каталогыннан вакытлы матбугат басмаларына 30%ка кадәр табыш белән язылып була. Алучыларның 90%ка якыны язылуны өйгә китертү шарты белән рәсмиләштерә, калган язылучылар матбугатны почта бүлегендә алуны өстен күрә.
Республика һәм район яңалыклары, балалар һәм дача тематикасы, сәламәтлеккә һәм аш хәзерләү осталыгына багышланган вакытлы матбугатка ихтыяҗ аеруча зур. Юридик затлар төрле махсуслаштырылган басмаларга өстенлек бирә.
Язылуны, почта хезмәткәрен өйгә чакырып, шулай ук теләсә кайсы почта бүлегендә һәм «Россия Почтасы» сайтында дистанцион рәвештә теләсә кайсы чорга (бер ай, берничә ай, ярты ел, ел) рәсмиләштерергә мөмкин.