В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә медицина хезмәткәрләре 1 меңнән артык сәфәр башкарган
Фото: Денис Гордийко
Барлык пациентларга да тулы күләмдә хезмәт күрсәтелгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренчә, йортларга юллар шунда ук чистартылган.
«Сәламәтлек саклау системасы, һава торышына карамастан, штат режимында эшләде. Йортларга баруда, бигрәк тә шәхси секторда, күзәтелгән кыенлыклар тиз хәл ителде. Стационарларга керү юллары өстенлекле статус белән чистартылган. Пациентларны хастаханәгә салуда кыенлыклар күзәтелмәде. Шәһәрнең амбулатор сәламәтлек саклау звеносы да билгеләнгән тәртиптә эшләде, ял көннәрендә эш графигы үзгәрмәде», – дип хәбәр итте Владимир Жаворонков.
Идарә башлыгы шәһәр җитәкчелегенә һәм Мэрына теге яки бу йортка бару белән бәйле проблемаларны оператив хәл иткәне өчен рәхмәт белдерде. Кар җыюда шулай ук шәһәр халкы да ярдәм иткән.