В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук парковкаларны да чикләячәкләр
Казанда шосседа велоспорт буенча Россия чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле рәвештә шәһәрдә транспорт хәрәкәтен чикләү кертеләчәк. Шулай ук парковкаларны чикләячәкләр.
28 июньдә 8:00 дән 14:00 гә кадәр һәм 29 июнь көнне 6:00 дән 15:00 гә кадәр юлның түбәндәге участокларында хәрәкәт чикләнәчәк:
Батурин урамы буенча (Большая Красная урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Большая Красная урамы буенча (Батурин урамыннан Толстой урамына кадәр, 14/1, ике юнәлештә хәрәкәт туктатыла);
Дзержинский урамы буенча (Чернышевский урамыннан Батурин урамына кадәр, хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Жуковский ур. (Подлужная урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Иванов авышлыгы белән Профсоюз урамы киселешеннән Профсоюз урамындагы 16 нчы йортка кадәр, хәрәкәтне туктату;
Кремль күпереннән Батурин урамына кадәр уң төшү юлында хәрәкәт туктатыла;
Кремль ур., 23/17 йорттан Чернышевский ур., 4/2а йортына кадәр хәрәкәт туктатыла;
Миславский урамы буенча (Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр, хәрәкәт юнәлешләрен туктатып тору);
Профсоюз урамындагы 16 нчы йорттан, Кави Нәҗми урамы буенча, Кремль урамы, 23/17 белән киселешкә кадәр хәрәкәт туктатыла;
Подлужная урамы (Толстой ур., 18 нче йорттан Адамюк урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Сәетгалиев урамы һәм Кремль яр буе киселешеннән Кремль күперенә кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору;
Толстой урамы буенча (Толстой ур., 14/1 дән Подлужная ур., 19 га кадәр, ике юнәлештә хәрәкәтне туктатып тору;
Чернышевский урамы буенча (Кремль урамыннан Дзержинский урамына кадәр, хәрәкәт юнәлешләрен туктатып тору).
Шулай ук 26 июнь көнне 10:00 сәгатьтән 30 июнь 18:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы һәм Кремль яр буе ягыннан Үзәк стадион парковкасын ябачаклар.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.