В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 көн эчендә ишегалды киңлекләреннән 688 тонна кар чыгарылган, берничә тапкыр җыештыру исәбенә, кар 40 миллион квадрат метрдан артык мәйданда чистартылган
Денис Гордийко фотосы
Казан ишегалларының күбесе көчле явым-төшем теркәлгән вакытта 4–5 тапкыр чистартылган, шуңа күрә җыештырылган территориянең гомуми мәйданы 40 миллион квадрат метрдан артып китә. Әлеге күрсәткеч якынча 5,6 мең футбол кырына тиң. 10 көн эчендә ишегалларыннан барлыгы 688 тонна кар чыгарылган.
Көчле явым-төшемнәр вакытында ишегалды территорияләрен кардан чистарту өчен 1 мең 330 ишегалды җыештыручы һәм 80 эшче җәлеп ителгән. 1084 түбәдән кар төшерелгән. Биеклектә 124 альпинист эшләгән. Ишегалларын кардан чистарту эшенә 240 берәмлек махсус техника чыккан, шуларның 110 ы өстәмә җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, Казанда иң күп кар яуган тугыз көн эчендә, 27 гыйнвардан башлап, шәһәр урамнарыннан 222 мең тонна кар чыгарылган. Әлеге күрсәткечне узган елның кышында чыгарылган барлык кар күләме белән чагыштырып була – үткән кышта башкала урамнарыннан 238 мең тонна кар җыеп алынган. Көчле кар яуган вакытта юлларны бозлавыктан арындыру өчен 9,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы тотылган.
«Буран» планы гамәлдә булган көннәрдә – 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр – 189 мең тонна кар чыгарылган. Ә бу елгы кышта бер тәүлеккә иң күп чыгарылган кар күләме 38 мең тоннаны тәшкил итә.