В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан 318 мең тонна кар чыгарылган – шуның 137 меңе гыйнварның беренче көннәренә туры килә
Денис Гордийко фотосы
Яңа ел каникуллары вакытында Казанда айлык явым-төшем нормасының 64 проценты яуган. Көн саен урамнарны 800 берәмлек махсус техника һәм 600 дән артык юл эшчесе кардан чистарткан. Юлларны, тротуарларны, парковкаларны һәм җәяүлеләр йөри торган юлларны да исәпкә алганда, җыештыру эшләре тәүлек буе алып барылган. Шулай ук башкала урамнарыннан көн саен кар чыгарылган һәм юллар бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелгән. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Тулаем алганда, төп юлларда эшләр яхшы гына оештырылды. Кар яуганнан соң икенче көнне төп трассалар чиста иде, тротуарларның күбесе дә тиз арада тәртипкә китерелде. Әлбәттә, шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 64 проценты яуган очракта, барысын да берьюлы чистартып булмый: башта беренче категорияле юлларны, аннары икенче, өченче категорияле юллар һәм тротуарлар тәртипкә китерелде», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, гыйнварның беренче 11 көнендә шәһәрдә 29,5 мм явым-төшем күзәтелгән – әлеге күрсәткеч айлык норманың 64 процентын тәшкил итә, шул ук вакытта иң күп кар яуган вакыт 3 һәм 4 гыйнварга туры килгән. Шәһәр урамнарында һәркөнне уртача 800 берәмлектән дә ким булмаган техника эшләгән, ә 7 гыйнвар көнне аларның саны бер меңнән артып киткән. Кыш башыннан Казан урамнарыннан 318 мең тонна кар чыгарылган, шуның 137 меңе гыйнварның беренче көннәренә туры килә. Шулай ук юл эшчеләре параллель рәвештә шәһәр юлларына, тротуарларга бозлавыкка каршы материал сипкән, шәһәрнең юл челтәрендәге барлык урамнарны чистарткан.
Җәяүлеләр йөри торган инфраструктурага аерым игътибар бирелгән. Тротуарлар, җир асты һәм җир өсте кичүләре, тукталыш мәйданчыклары һәм чыршы шәһәрчегенә керү юллары даими контрольдә тотылган. Аларны көн саен 600 дән артык юл эшчесе карап торган.
Коммуналь хезмәтләр бозлавыкка каршы актив эш алып барган. Превентив эшкәртү кар яуганчы ике сәгать алдан башланган һәм әлеге гамәл 4–5 сәгать саен кабатланып торган. Бу елгы сезонда 30 мең тоннага якын реагент һәм ком-тоз катнашмасы файдаланылган.
Элек шикаятьләр иң күп килгән бистә территорияләрендә (Константиновка, Дәрвишләр, Юдино һ.б.) бәйрәм көннәрендә юлларны җыештыру мәсьәләсе ныклы контроль нигезендә оештырылган. Четерекле участоклар район администрацияләре һәм Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тикшерелгән.
Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, хакимият шәһәр халкының социаль челтәрләрдә урнаштырган мөрәҗәгатьләренә оператив җавап биргән.
Параллель рәвештә тышкы яктырту челтәрләренең тотрыклы эшләве тәэмин ителгән. Начар һава торышы вакытында «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 10 бригадасы кизү торган. Өзеклекләр, кыска ялганышлар һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә килеп чыккан барлык планнан тыш ут сүндерү очраклары кыска вакыт эчендә хәл ителгән.
Бүгенге көндә Казанда юлларны, тротуарларны, квартал эчендәге юлларны, парковкаларны, парк зоналарын һәм кичүләрне җыештыру, шулай ук кар чыгару һәм бозлавыкка каршы эшкәртү эшләре дәвам итә.